Городская детская библиотека - филиал № 7

"Бәхет юлы"

Балалар язучысы,шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗановка 70 яшь тулу уңаеннан шәһәребезнең 2 нче гимназия укучылары белән "Бәхет юлы" дип аталган әдәби сәгать узды.Укучылар шагыйрь турында күп мәгълүмат алдылар.Зур кызыксыну белән аның кызыклы, аңлаешлы шигырьләрен яратып укыдылар, табышмакларын чиштеләр, палиндромның һәм акрошигырьнең нәрсә икәнен белделәр.Ә соңыннан авторның "Курайчы шүрәле" дип исемләнгән видеоязманы карадылар.