Городская детская библиотека - филиал № 7

"Яшь буынга маяк ул"

Шәһәребезнең Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиясендә шагыйрь Җ. Дәрзаманның тормыш һәм иҗат юлына багышланган “Яшь буынга маяк ул" дип исемләнгән кызыклы хәбәрләшү сәгате узды. Чарада шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлына тирәнрәк тукталып кителде. Балалар һәм китапханәче тарафыннан “Туп”, “Камыраяк”, “Әни сүзе”, “Бар да җитез”, “Авыр бишлеләр” һ.б. исемле шигырьләре укып кителде, логик сораулар һәм табышмакларга җавап бирелде. Укучылар зур кызыксыну белән күргәзмәгә куелган китаплар белән якыннан таныштылар. Ял итеп алу өчен, уеннар белән үрелеп барылды.Чарада 24 укучы катнашты.