Городская детская библиотека - филиал № 7

"Туган телем-иркә гөлем"

Татар теле иң бай, иң матур, иң яңгырашлы телләрнең берсе. Газиз туган телебезгə мəхəббəт тəрбиялəү, халкыбызның гореф-гадəтлəре, йола-бəйрəмнəре белəн таныштыру, һəм иң əһəмиятлесе, аралаша белергə ɵйрəтү максатыннан шәһәребезнең Б.Урманче исемендәге 2 нче гимназиясенең 1а һәм 1б сыйныф укучылары белән «Туган телем- иркә гөлем» дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Укучылар «Халыкара туган тел көне»турында кыскача мәгълүмат белән таныштылар, туган телгә багышланган шигырьләр сөйләделәр, «Тылсымлы китап-шкатулкадан» төрле биремнәр үтәделәр, ә соңыннан күмәк «Кәрия-Зәкәрия» уенын уйнадылар. Чара бик эчтәлекле һәм мавыктыргыч үтте.

 Чарада 58 укучы катнашты.