"Ярат туган телеңне"
21 – февраль халыкара туган тел көненә карата, №2 гимназиянең 1«Б» укучылары белән, «Кәләпүш мәктәбе» кысаларында, «Ярат туган телеңне» дип исемләнгән, әдәби - музыкаль чара уткәрелде. Электрон презентация ярдәмендә, туган тел турында мәгълүмат бирелде. Китаплардан язучыларыбызның туган тел турындагы шигырьләрен укып уттек, укучылар тарафыннан шигырьләр сөйләнде, «Туган телнең серле сандыгындагы» биремнәрен ярыша - ярыша үтәдек. «Кыңгырау», «Пазлаларны җыябыз», уенанрын уйнап, чарабызны татар халкының гимнына әверелгән «Тугантел» җыры белән тәмамладык.