Городская детская библиотека - филиал № 7

"Гомеремне дә бирәм халкыма"

Һәр татар кешесе балачактан Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең  шигырьләрен укып, батырлыгына сокланып үсә. Быел шагыйрьнең тууына 114 ел була. Шул уңайдан без, шәһәребезнең  Б.Урманче исемендәге 2 нче гимназиясендә «Гомеремне дә бирәм халкыма» дип исемләнгән әдәби сәгать уздырдык. Презентация аша укучылар шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар, «Карак песи», «Маэмай», «Күке», «Сәгать» шигырьләрен тыңлап үттеләр. Балалар үзләре дә шагыйрьнең шигырьләрен бик теләп яттан сөйләделәр, «Кызыл ромашка» һәм «Карак песи»  шигырьләрен сәхнәләштереп, уйнап  күрсәттеләр. Чара бик җанлы, эчтәлекле үтте.

(Чарада 58 укучы катнашты)