Городская детская библиотека - филиал № 7

"Шигырьләрдә җырларда - Туган ягым чәчәк атсын"

  Кәләпүш программасы кысаларында шәһәребезнең 2- нче гимназиясендә «Шигырьләрдә җырларда - Туган ягым чәчәк атсын» дип аталган әдәби музыкаль чара үткәрелде.  Башлангыч класс укучыларына без, шәһәребезнең талантлы язучысы, бик күп китаплар авторы Мирхазова Нурзия Рәшит кызы белән килдек. Ул безнең чакырылган кунак иде. Чарабызны В. Фаттахованың «Туган як» җырын тыңлап, аңа кушылып җырлау белән башлап җибәрдек. Алга таба туган як турында мәгълүмат бирелде.  Презентация ярдәмендә кунагыбыз белән таныштырып, әңгәмә корып, Нурзия Мирхазова иҗаты, китаплары белән таныштык, шигырьләрен укыдык. Класска без китапханәчеләрдән истәлек - бүләк итеп язучыбызның фотосүрәте белән 2020 елга календарь бирелде. Анда Нурзия Мирхазова үзенең теләкләрен  язып имзасын куйды.  

(27 укучы катнашты.)