Городская детская библиотека - филиал № 7

"Бездә кунакта Җәүдәт абый Дәрзаман"

Шәһәребезнең Баки Урманче исемендәге 2 нче гимназиясендә танылган балалар язучысы, шагыйрь, прозаик Җәүдәт Дәрзаманның тормыш һәм иҗат юлына багышланган “Бүген бездә кунакта Җәүдәт Дәрзаман” дип исемләнгән дәрес-танышу сәгате узды.Чарада шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлына тирәнрәк тукталып кителде. Балалар һәм китапханәче тарафыннан “Туп”, “Камыраяк”, “Әни сүзе”, “Бар да җитез”, “Авыр бишлеләр”, “Куанабыз, шатланабыз”, “Усал математика”исемле шигырьләре укып кителде, сорауларга һәм табышмакларга җаваплар бирелде.Соңыннан  укучылар зур  кызыксыну белән күргәзмәгә куелган Җәүдәт абыйның китаплары  белән якыннан таныштылар.