Городская детская библиотека - филиал № 7

"Каз өмәсе бәйрәме"

Балаларны татар халкының милли бәйрәме «Каз өмәсе» йоласы белән таныштыру, халкыбызның күркәм гореф-гадәтләре, матур йолалары белән таныштыру максатыннан «Кәләпүш мәктәбе» кысаларында  2 нче гимназия укучылары белән «Каз өмәсе» дигән бәйрәм уздырылды. Презентация ярдәмендә өмәнең ничек уздырылуы турында, мәгълүмат бирелде, укучылар тарафыннан шигырьләр укылды, кызлар исә үзләре дә каз өмәсендә катнашып, ничек каз каурыйларын сыдырып, шул каурыйлардан май канатлары ясаулары хакында бик мавыктыргыч итеп сөйләделәр. Ә инде очрашуыбызның иң кызыклы мизгеле  узең ясаган каурый булды. Бергәләшеп кәгазъдән каурый ясап вакытның уткәнен сизми дә калганбыз.