Городская детская библиотека - филиал № 7

"Татарстан китап нәшриятына-100 ел!"

«Татарстан  китап  нәшриятенең  100 еллыгы»  уңаена,  китапханәбездә  китап күргәзмәсе урнаштырылды. Әлеге  күргәзмәдә,  татар авторларының  урта һәм мәктәпкәчә  яшьтәге балалар өчен булган, китаплары урын алды. Шулай ук әлеге күргәзмәдә 1965 елдан башлап бастырылып, әлеге көннәрдә китапханәдә  сакланучы китаплар урнаштырылды. Көн дәвамында әлеге күргәзмә буенча әдәби әңгәмәләр алып барылды. Балалар зур кызыксыну белән күргәзмә белән таныштылар, «Татарстан китап нәшриятының» тарихы турында мәгълүмат алдылар. Күргәзмәнең мавыктыргыч өлеше, әсәрләр буенча рәсем ясау конкурсы булды. Укучыларыбыз  чын рәссамнәр булып чыктылар. Иң яхшы дип табылган эшләргә бүләкләр тапшырылды.