Городская детская библиотека - филиал № 7

“Әгәр дустың белән юлга чыксаң”

27 июль көнне Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял итү паркында Дуслык көненә багышланган “Әгәр дустың белән юлга чыксаң” дип исемләнгән күңел ачу программасы уздырылды.

Бу чарада катнашкан балалар-әлбәттә чын дуслар.Алар моны чара дәверендә исбатлап күрсәттеләр.

Чара башында катнашучы балалар “чын дус” турында үзләренең фикерләрен әйттеләр.

Балалар шулай ук әдәби викторинада катнашып, кайсы әсәрләрдә чын дуслар очравын искә төшереп киттеләр.

Аннан “Ике дус” дип исемләнгән кечкенә сценка күрсәтелде. Шулай ук “Синең дустың нинди?” дигән уен үткәрелде.

Чара ахырында балалар “дуслык” турында язылган төшенчәләр укыдылар һәм бергәләп дуслык турында җыр җырладылар.