Городская детская библиотека - филиал № 7

"Нинди серләр саклый икән әбиемнең сандыгы?"

«Туган ягым-Татарстан» программасы  кысаларында  шәһәребезнең  44-нче  «Мирас» балалар бакчасында «Нинди серләр саклый икән әбиемнең  сандыгы?»  дип исемләнгән танып-белү  чарасы уздырылды. Матур итеп бизәлгән «Әбиемнең серле сандыгында» ниләр генә юк иде: бизәнү әйберләре, чигелгән калфак, алъяпкыч, кәләпүш һәм башкалар.  Балалар катнашкан чаралар һәрвакыт матур һәм күңелгә ятышлы була. Чөнки алар гади һәм самими. Бу юлы да искиткеч  карап туя алмаслык бәйрәм кебек булды. Сандыктагы киемнәр белән таныштылар, игътибар белән сәйләгәнне тыңлап, балалар бөтен күңелләрен биреп җырладылар, биеделәр, биремнәрне үтәделәр.      Милләтебез өчен җан атып торган сабыйларыбыз барында киләчәгебез өчен борчылыр урын юк. Барысы да шундый булсын иде дигән теләктә генә калыйк.