Городская детская библиотека - филиал № 6

"Тукай иленә сәяхәт"

Йөрәгемдә шатлык кайнаганда,
Күктә сандугачым сайраганда,
Мәңге сызмас моңлы сазын көйләп,
Күңелемә минем Тукай килә.

Ел саен 26 нчы апрельдә татар халкы яраткан шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә.
Шул уңайдан китапханәбездә 42 нче санлы балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләребез өчен "Тукай иленә сәяхәт" дип аталган әдәби сәгать узды. Бәйрәмдә малайлар һәм кызлар Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, аның әсәрләрен яттан сөйләделәр, сәхнәләштерделәр һәм китапларына күзәтү ясадылар.