Городская детская библиотека - филиал № 6

"Сүз ләззәте тәмле ширбәт кебек" Бикә Рәхимованың тууына 85 ел

Апрель аенда шагыйрә Бикә Рәхимованың тууына 85 ел тула. Шул уңайдан безнең китапханәбездә «Сүз ләззәте тәмле ширбәт кебек» дип аталган китап күргәзмәсе әзерләнде.

Бикә Рәхимова шагыйрә генә түгел, ә публицист һәм тәрҗемәче дә. Ул "Сәрвиназ", "Ачыл, күңел!", "Мизгелдә тукталу" һәм шулай ук балалар өчен "Кырмыскалар өенда", "Урман радиосы", "Җайдак малай" китаплары авторы.