Городская детская библиотека - филиал № 6

Яшьләр территориясе

Бала чакта барыбыз да ай саен зарыгып көтеп алган һәм яратып укыган “ЯЛКЫН” журналы быел 100 еллык юбилеен бәйрәм итә.
Шул уңайдан шәһәребезнең 13 нче санлы гимназия укучылары журнал битләре буйлап кызыклы, мавыктыргыч сәяхәт ясадылар.

Яшүсмерләр журналы хәзер нинди? “Ялкын”ны кемнәр иҗат итә? Андагы бәхәс уяткан темаларны кемнәр яза? Бу сорауларга гиназия укучылары җавап таптылар.
Кызлар журналның тарихы: кайда, кайчан һәм ничек башланып китүе, нәшер итү эшендә турыдан-туры катнашучы кешеләр турында тыңладылар, аның даими сәхифәләре, яңа басмалары белән таныштылар.