Городская детская библиотека - филиал № 6

"Хикмәтле дә, бизәкле дә Туган тел"

Дөньяда иң-иң матур ил-
Ул минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел-
Ул минем туган телем...

Бөек Татар теле, Анам теле! Кемнәр генә сиңа сокланмаган hәм мактау җырлары җырламаган?! Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән hәм үзенең уй-хисләрен башкаларга сөйләмәгән...
Бала тугач та, беренче ана телен ишетә бит. Шуңа күрә, туган тел турында "Иң татлы тел - туган тел, анам сөйләп торган тел", дип әйткәннәрдер дә.

Бүген, Халыкара туган тел көне уңаеннан җир шарында яшәгән барлык милләтләр үзләренең газиз туган телләренә багышлап чаралар үткәрәләр, үз телләрендә шигырьләр сөйлиләр, җырлыйлар.
Шул уңайдан безнең китапханә дә читтә калмады, «Хикмәтле дә, бизәкле дә Туган тел» дип аталган акыл-баттл уздырды. 15 нче мәктәпнең 6 нчы "а" сыйныфы укучылары интеллектуаль уенда катнашып үзләренең туган телләрен белүдә көч сынаштылар. Язучыларыбызның шигырьләрен, әкиятләрен искә төшерделәр, тел турында мәкальләр җыйдылар, табышмакларга җаваплар таптылар, "Түбәтәй" уены белән таныштылар. Чарабыз Г. Тукайның "Туган тел" җырын күмәк җырлау белән тәмамланды.