"Муса Җәлил- батыр шагыйрь"
Бүген 42 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче кечкенә дусларыбыз герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, Һәм аның рус һәм татар телендәге шигырьләрен яттан сөйләделәр, бу безне бик сөендерде! Чара ахырында һәркем шагыйрьнең китаплары белән танышты.