Городская детская библиотека - филиал № 6

Бездә бүген Сабантуй

Шатлыклар – күңелебездә.
Ал кояш – күгебездә.
Килегез, дуслар, кунакка,
Сабан туй бүген бездә!
42нче балалар бакчасы хезмәткәрләре белән берлектә Сабантуй бәйрәме үтте. Әлеге бәйрәм группалардан җырлар җырлап, биеп бүләк җыю белән башланып китте. Аннары матур итеп бизәлгән мәйданга җыелып Сабантуйның бизәге булган уеннарга старт бирелде. Уенчык атларга атланып чапкан малай-кызларны карау бик күңелле иде. Капчык киеп сикерү, чиләкләр белән су ташу, чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү уеннарында катнашырга теләк белдерүчеләр шактый иде.
Милли традицияләрне күрсәтү, аңлату өчен менә дигән чара булды. Уеннарда катнашучылар бүләксез дә калмадылар. Сабантуй бәйрәме бик күңелле үтте.