Городская библиотека - филиал № 5

"Туган тел-халык күрке"

Туган тел-халыкның җаны, хисләре сөйләшә торган тел. Тел ярдәмендә кеше формалаша, аның әйләнә-тирә мохитне һәм үз иленең мәдәни мирасын белүе бара.
Дөньяда 7150 тел бар, әмма аларның 400е юкка чыгу хәлендә дип санала. Телне югалтканда, без аның сөйләүчеләре туплаган белемнәрне, дөнья тарихының өлешләрен югалта алабыз. Бу турыда һәркем белергә тиеш.