Городская библиотека - филиал № 5

Шагыйрә В.Тушнова иҗаты буенча шигриять сәгате.

 23 ноябрьдә «Вдохновение» клубына йөрүчеләр  өчен Вероника Михайловна Тушнова иҗатына багышланган шигърият сәгате үтте. Аның  XX гасырның 40-нчы – 60-нчы еллар уртасында язылган якты, эчкерсез    шигырьләренең лирикасы,  бүген дә гаҗәпләндерә. Бу шигырьләр генә түгел, ә укучы алдында авторның икърар сүзләре. Шагыйрә үзенең шигырьләрендә үз карашларын, фикерләрен, шикләрен ачык белдерә. В.М. Тушнова иҗатында мәхәббәт темасы аерым урын алып тора. Аның мәхәббәт турында шигырьләрен һәрвакыт яшь һәм бик үк яшь булмаган, чәчләре агарган хатын-кызлар да укый.

Шигърият сөючеләр, китапханәченең В.Тушнованың тормышы һәм иҗаты турында сөйләгәнен тыңлап, шатланалар һәм кайгыралар.  Вероника Тушнованың күп шигырьләре укылды. Аның шигырьләренә җырлар яңгырады: «Не отрекаются любя»(исп.А. Пугачева), «Сто часов счастья» (Т. Гвердцители).