Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

"Тукай атлый дөнья буйлап" исемле иллюстратив китап күргәзмәсе

Һәр үткән көн, һәр мәдәни атлаган адым Тукайны зур итәчәк, үстерәчәк кенә.
Тукай яши, Тукай яшәячәк. Татар милләте яшәгәнчә кадәре Тукай яшәячәк.
                                                                                                         Гаяз Исхакый.
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне атнасында китапханәнең уку залында "Тукай атлый дөнья буйлап" исемле иллюстратив китап күргәзмәсе эшләде.  Анда шагыйрьнең үз китаплары, тормышына һәм иҗатына багышланган  альбом,  вакытлы матбугат язмалары урнаштырылды.  Күргәзмә белән китапханә укучылары кызыксынып танышты.