Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

Габдулла Тукай шигырьләрен яттан сөйләү бәйгесе

Бүген 48 нче гаилә китапханәсендә Габдулла Тукай шигырьләрен яттан сөйләү бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә шәһәребезнең №72нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты. 

Китапханәчеләр шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты  белән таныштырды "Тукай атлый дөнья буйлап" дип исемләнгән китап күргәзмәсендәге китапларга күзәтү ясады. 

Бәйгедә катнашкан һәр бала үз шигырен бик матур, тирән кичереш белән сөйләде. Ә  жюри әгъзалары чыгышларга гадел бәя биреп, балаларга  дипломнар тапшырды.