Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

"Шатлык хәбәрчеләре" исемле чара

1 нче апрель көнне Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан бүген 26 нче мәктәпнең 1 Б сыйныф укучылары өчен "Шатлык хәбәрчеләре" исемле чара үткәрелде. Китапханәче балаларга кошларның файдасы турында,  кешеләрнең кошларга карата кайгыртучан мөнәсәбәте турында сөйләде. "Кошлар соравы" исемле викторинада балалар безнең якта яшәүче кошлар турында белделәр, кышлаучы һәм күчмә кошлар турындагы белемнәре белән уртаклашты. "Безнең канатлы дусларыбыз" исемле китап күргәзмәсендәге китапларга күзәтү ясалды.