Камско-Полянская детская библиотека - филиал № 46

"Тукайның кояшлы тамчылары"

Театральләштергән әдәби кичәбездә 1нче мәктәпнең 3“а” класс балалары катнашты. Китапханәнең түрендә - Тукай портреты, “Тукай эзләре буйлап” дигән китап күргәзмәсе, балаларның Тукай әкиятләре буенча ясалган рәсемнәре урын алган иде. Кичә ”Туган тел” җыры белән башланып китте. Балалар сценарий буенча Тукайның балачактагы авыр тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Тукай әсәрләре буенча төзелгән викторинага бик актив җавап бирделәр. “Бала белән күбәләк”, “Кызыклы шәкерт”, “Бәхетле бала” шигырьләрен рольләргә булеп сөйләделәр, инсцинировка куйдылар. Кунак булып килгән Кәҗә белән Сарык кичәне тагын да ямьләндереп җибәрде. Алар биргән сорауларга балалар бик актив җавап бирделәр.