Камско-Полянская детская библиотека - филиал № 46

«Китаплы балачак»

1 нче мәктәпнең 5 “г” нче сыйныфы укучыларына “Китаплы балачак” исемле әдәби ачышлар сәгате үткәрелде. «Татнефть» тарафыннан оештырылган «Рухият» фонды нәшрияте эшенең мөһим юнәлеше. Фонд талантлы, әмма киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган шагыйрьләрне һәм язучыларны алга этәрү белән шөгыльләнә. Фонд нәшрияты татар халкының һәм Татарстан Республикасы халыкларының тарихына, мәдәниятенә, рухи тормышына багышланган китап продукциясе чыгаруга юнәлдерелгән. Кама Аланы балалар китапханәсендә дә бу нәшриятның китаплары күп. Очрашуда балаларны шул китаплар белән таныштырдык, яраткан китап геройларын искә алдык. Балалар үзләре өчен яңа әдәби ачышлар ясадылар.