Камско-Полянская детская библиотека - филиал № 46

«Илhамыбыз бөек Тукайга»

Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, бары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның иҗаты илебездәге төрки халыклар арасында искиткеч популяр. Аның тормышы һәм иҗаты- халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе.

2-нче мәктәпнең 7 “а” сыйныфында “Илhамыбыз бөек Тукайга” дип исемләнгән әдәби-тематик кичә үткэрелде. Балалар Тукайның иҗаты, тормыш юлы, әкиятләре, шигырьләре турында тыңладылар, Тукай иҗаты буенча төзелгән викторинада актив рәвештә җавап бирделәр, татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җырын башкардылар.

Чарага“Тукай эзләре буйлар” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә Тукай иҗатына багышланган китаплар, әкият hәм шигырьләре ,Тукай әкиятләре буенча ясалган пано урын алды.