Камско-Полянская детская библиотека - филиал № 46

"Күңелле балачак"

Балалар иҗаты үзәге укучылары өчен Нәҗибә Сафина иҗаты буенча «Күңелле балачак» дип аталган әдәби танышу үткәрдек, язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләдек.

Нәҗибә Сафинаның шигърияте – заманның көрәш ялкыны белән сугарылган милли рухлы, гамьле шигърият. Шигърияте кебек, аның публицистикасы да милләтне борчыган җитди мәсьәләләрне кыю күтәрүе, принципиаль фикер-карашлары белән үзенчәлекле. Нәни укучылары арасында исә шагыйрә маҗаралы, мавыктыргыч сюжетлы әкиятләре, шигырьләре тупланган «Кош теле», «Мәче фәлсәфәсе», «Аккош күле», «Камка һәм яфрак капка» исемле китаплары белән мәгълүм. Язучының китаплары буенча күзәтү үткәрелде.