Камско-Полянская детская библиотека - филиал № 46

"Әйдәгез дуслашыйк/давайте дружить"

1 нче мәктәпнең 3 нче сыйныф укучыларына Роза Хафизова иҗаты буенча «Әйдәгез дуслашыйк» дигән әдәби танышу үткәрелде. Балаларга язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләдек. Роза Хафизова балалар һәм яшүсмерләр өчен егермедән артык китап авторы. Язучының балалар өчен язылган әкиятләре һәм хикәяләренең төп мәгънәсе; барлык кешеләр табигатькә сакчыл карарга hәм аны сакларга тиеш.