Камско-Полянская детская библиотека - филиал № 46

"Таныш моңнар/ Знакомые мелодии"

Илдар Юзеевның иҗатын өйрәнү, туган телгә мәхәббәт уяту максаты белән, 2-нче мәктәпнең 6 “а” сыйныфында әдәби танышу үткәрелде.

Чарада катнашучылар зур кызыксыну белән шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты, татар һәм рус телләрендә шигырьләр укыдылар. Шагыйрь сүзләренә язылган «Мәтрүшкәләр», «Әнием мин сине ташламам» популяр җырлары туган якка һәм әниләргә карата тирән мәхәббәт гимны булып яңгырады. И. Юзеев – татар әдәбияты үсешенә, яшь алмашлар тәрбияләүдә үзеннән зур өлеш керткән шәхес, 50 еллык иҗади тормышы дәвамында ул берничә басма китапка кертелгән күпсанлы пьесалар, шигырьләр һәм поэмалар тудырган. Аның «Тормыш җиңә», «Таныш моңнар», «Әни», «Язылмаган поэма», «Соңгы сынау» һ.б. әсәрләре халык күңелендә зур урын алып тора. 

 Чара шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында презентация күрсәтү белән үрелеп барды.