Камско-Полянская детская библиотека - филиал № 46

«Канатлы дөнья/ Крылатый мир»

Туган телгә мәхәббәт уяту, шагыйрьләрнең иҗатын өйрәнү максаты белән, 2 -нче мәктәпнең 5 “а” сыйныфында Шәүкәт Галиев биографиясе hәм шигырьләре буенча әдәби танышу үткәрелде.

Шәүкәт Галиев туган ил, туган җир,туган тел, аның гүзәллеге турында да күп шигырьләр язган. Шагыйрь үзенең шигырьләрендә туган телебезнең байлыгын, матурлыгын, шигъри нәфислеген тоярга өйрәтә. Ул үзенең шифалы шигырьләре белән балаларны бары тик яхшылыкка өнди. Тормышның кызык якларын табып безнең белән бүлешә, рәхәтләнеп көлдерә. Нечкә, оста юмор – аның табигый үзенчәлеге, аның талантының бер сыйфаты.

Презентация ярдәмендә балаларга шагыйрьнең тормыш юлы hәм иҗаты турында сөйләдек. Чара дәвамында язучының китапларына күзәтү үткәрелде, балалар аның шигырләрен кычкырып укыдылар.