Камско-Полянская детская библиотека - филиал № 46

«Дуслар арасында/Среди друзей»

Туган телгә мәхәббәт уяту, шагыйрьнең иҗатын өйрәнү максаты белән, 2 -нче мәктәпнең 5“а” сыйныфында А. Алиш иҗаты буенча әдәби танышу үткәрелде.

Балаларның яраткан язучысы Абдулла Алиш әдәби жанрларның барысында да эшли: повесть, әкият, пьеса, шигырь, ләкин, барыннан да бигрәк, ул балаларны ярата. Шуңа күрә дә аның иң әйбәт әсәрләре балалар өчен һәм балалар турында язылган хикәяләр һәм әкиятләр.

Укучылар А. Алишның тормыш юлы hәм иҗаты белән таныштылар, аның әкиятләре буенча төзелгән викторина сорауларына җаваплар бирделәр, интерактив уенда актив катнаштылар, әкиятләрен тыңладылар. Шулай ук балалар А. Алиш әкиятләре буенча төшерелгән “Сертотмас үрдәк” мультфильмын яратып карадылар.