Камско-Полянская детская библиотека - филиал № 46

Әдәби танышу

Туган телгә мәхәббәт уяту, шагыйрьнең иҗатын өйрәнү максаты белән, 1 -нче мәктәпнең 5“б” сыйныфында Роберт Миңнуллин турында әдәби танышу үткәрелде.

Р. Миңнуллин күпкырлы талантлы, эчкерсез, барыннан да элек балалар шагыйре, ул шигырьләре аша балаларны тәрбияли. Баланы табигатьнең бер өлеше итеп карый. Кош-кортлар, терлек, кыргый җәнлекләр белән мөнәсәбәтләрдә баланың матур сыйфатларын ача, укучыларда кешелеклелек хисләре тәрбияли.

Укучыларны шагыйрьнең китапханәдә булган китаплары, “Глубоко национальный поэт” дигән биобиблиографик  күрсәткеч белән таныштырдык. “Күчтәнәч”, “Мин мактанчык түгел”, “Күңелле тәнәфес” “Кунакка килегез!”, “ Дөньядагы иң зур алма”, “Сладкая крапива”, “Глядит в окошко человек”, ”Наш тигренок” китапларын балалар аеруча яратып укыйлар.

Чара дәвамында балалар Р. Миңнуллинның шигырьләрен кычкырып укыдылар.