"Мәңге яши, яшьни яшь Тукай"
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көне уңаеннан 1-нче мәктәпнең 5-нче сыйныфында әдәби сәяхәт үткәрелде.
Балалар шагыйрьнең тормыш юлы hәм иҗаты, аның үгет- нәсихәт биргән, тәрбиягә өйрәткән “Су анасы” , “Шүрәле” әсәрләре белән таныштылар. Тукай һәм туган тел ул аерылгысыз, алар бер-берсенә үрелгән язмышлар. Очрашу барышында укучылар шагыйрьнең әкиятләре һәм шигырьләре буенча викторина сорауларына җавап бирделәр, «Бала белән күбәләк», «Кызыклы шәкерт» h/б. шигырьләрен сөйләделәр, “Туган тел” җырын тыңладылар.
Чарада “Тукай эзләре буйлап” дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды.