Камско-Полянская детская библиотека - филиал № 46

"Серле дөнья"

Туган телгә мәхәббәт уяту, Р.Батулланың иҗатын өйрәнү максаты белән 1-нче мәктәпнең 4 сыйныфында әдәби танышу үткәрелде.

Укучылар Р.Батулланың тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, аның тормыш юлы Зәй районы белән бәйле. Батулла - күренекле татар язучысы, драматург, публицист, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе. Ул әдәбиятның төрле жанрларында иҗат итә. Язучы туган җирне ярату, табигатьне саклау, кош-кортларга, хайваннарга миһербанлы булу кебек балалар тәрбиясенең мөһим мәсьәләләрен күтәрә һәм шундый сыйфатларны нәни укучылары күңеленә кызыклы әдәби персонажлар, маҗаралы вакыйгалар аша үтемле итеп сеңдерергә тырыша. Бу - бүгенге көн өчен иң актуаль мәсьәләләрнең берсе.

Чарада укучылар Батулланың әкиятләрен тыңладылар, туган телгә, туган якка багышланган шигырьләр укыдылар.