Камско-Полянская детская библиотека - филиал № 46

"Шагыйрь бәхете/Счастье поэта"

Фәнис Яруллинның 85- еллыгына багышлап, аның иҗатын өйрәнү, туган телгә мәхәббәт уяту максаты белән, 2-нче мәктәпнең 6 “б” сыйныфында әдәби танышу үткәрелде. Әдәби чара барышында балаларны язучының авыр тормыш юлы, иҗаты , аның төп терәге булган Нурсөя апа белән таныштырдык.

Ф. Яруллин бөтен тырышлыгын, рухи көчен үзенең белем дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтә. Илһамланып-дәртләнеп шигырьләр, хикәяләр яза.

Укучыларны Фәнис Яруллин китаплары буенча күргәзмә белән таныштырдык. "Җилкәннәр җилдә сынала", "Яралы язмышлар" кебек китаплардагы әсәрләр турында сөйләдек, аларны укырга киңәш иттек.

Чара барышында «Җилкәннәр җилдә, кеше тормышта сынала» дигән электрон презентация күрсәтелде.