Камско-Полянская детская библиотека - филиал № 46

"Бу безнең тарихыбыз"

Түбән Кама китапханәләр системасында 2023 ел - Таҗетдин Ялчыгол елы дип иглан ителде. Шул сәбәпле, 2 нче мәктәпнең 6 сыйныф укучылары белән Ялчыголга багышланган чара узды.

Таҗетдин Ялчыгол, күренекле татар мәгърифәтчесе, галим, тарихчы, язучы, табиб, дин әһеле. Татар мәдрәсәләрендә озак еллар балалар укыткан, китапларга аңлатмалар язган, шигъри парчалар калдырган, хәтта медицинага багышланган әсәрләр иҗат иткән, халык арасында табиблек белән шөгыльләнгән. Аның иң мәшһүр әсәрләре арасында борынгы төрки шагыйрь Суфи Аллаһияр иҗатына шәрехләмәләр: «Рисаләи Газизә» һәм «Шәрхе «Сөбател-гаҗизин», шулай ук «Тәварихы Болгария», «Сидрател-мөнтәһа» кебек тәрбияви, дидактик, дини-әхлакый, тарихи әсәрләр бар. Җәмгысе унбишләп әсәре, шул исәптән, үзенең оригиналь шигырьләре дә булуы билгеле.

Зәй районында якташ язучы, дин галиме, мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыголга багышлап республика күләмендә - “Ялчыгол укулары”, ә мәктәптә укучылар, педагогларның төбәк фәнни-гамәли конференциясе оештырыла.

Балаларны презентация ярдәмендә Ялчыголның биографиясе hәм иҗаты белән таныштырдык.