Камско-Полянская детская библиотека - филиал № 46

"Кабатланмас батырлык үрнәге"

1-нче мәктәпнең 3 “б” сыйныфында каhарман язучы М.Җәлилгә багышланган “Кабатланмас батырлык үрнәге “ дип аталган чара узды. Бу исемне телгә алуга, аның кабатланмас шигырьләре һәм күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге булган көрәше һәм эшчәнлеге күз алдына килеп баса. Ул- ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен көрәшкән курку белмәс, үлемне ирләрчә каршылаган каһарман да.

Укучылар Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗат иткән шигырьләре белән танышты, аның сүзләренә язылган җырларны укучылар яратып тыңлады. Шагыйрьнең балалар өчен язылган “Карак песи”, “Куян”, “Бакчачы” кебек шигырьләрен үзләре дә сөйләде. Шулай ук әлеге чарада Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган китап күргәзмәсе ясалды.