Камско-Полянская детская библиотека - филиал № 46

"Көмеш кыңгырау"

2-нче мәктәпнең 6-нчы сыйныфында «Көмеш кыңгырау» – республикакүләм балалар-яшүсмерләр газетасының 30-еллык юбилеена чара узды.

Укучылар газета белән таныштылар.Сигез битле булып атнага бер чыга торган матур, кызыклы басма ул.

«Көмеш кыңгырау» бәйгеләрдә күп мәртәбәләр җиңү яулаган газета. Ул бик күп кызыклы сәхифәләрне үзенә берләштерә. Балалар өчен «Ачык ишек» чыгып килә, алар дуслары турында сөйли, кызыклы фикерләр белән бүлешә; шигырьләрен «Күңелемдә шигырь туды» сәхифәсенә җибәрә алалар. Балалар язган әкиятләр, хикәяләр «Беренче адымнар» сәхифәсендә урын ала. Иҗат итәргә яратучылар өчен махсус бәйге «Дәвам итәбез» дип атала. «Бу кызык», «Сәяхәтчеләр клубы», «Безнең календарь» сәхифәләреннән балалар  үзләре өчен күп кенә мавыктыргыч мәгълүматлар таба ала.

Балалар сөйләгәнне игътибар белән тыңладылар, газета битләрен кызысынып карадылар, таныштылар.