Камско-Полянская детская библиотека - филиал № 46

"Яхшы гамәл"

Нәкыйп Каштан иҗатын өйрәнү, туган телгә мәхәббәт уяту максаты белән, 1-нче мәктәпнең 3”б” сыйныфында әдәби танышу үткәрелде.

Н. Каштанов туган тел, милләт язмышы, татар халкының гореф-гадәтләре, рух белән тән сәламәтлеге проблемаларына, әдәбият-сәнгатькә кагылышлы мәкаләләре, балалар өчен язылган шигырьләре, повесть hәм хикәяләре аны киң кырлы каләм иясе итеп таныта. Ул шулай ук медицина өлкәсендә фәнни тикшеренүләр алып барган билгеле шәхес.

Язучының «Айгөлнең туган көне» «Шәһәргә килгән Аю»  исемле шигырь китапларын балалар яратып укыйлар. Аның «Төлке» операциясе», «Ак күгәрчен күктә уйный», «Тылсымлы курай» кебек китапларындагы повестьлар, хикәяләр, әкиятләр, мәзәкләре укучылар тарафыннан җылы кабул ителә.

Чара дәвамында балалар табиб-иҗатчының шигырьләрен кычкырып укыдылар, табышмакларына җаваплар таптылар.