Камско-Полянская детская библиотека - филиал № 46

"Гадел дус/ Верный друг"

Хакимҗан Халиковның иҗатын өйрәнү, туган телгә мәхәббәт уяту максаты белән, 1-нче мәктәпнең 3 сыйныфында әдәби танышу үткәрелде.

X. Халиков балалар психологиясен яхшы белә, аларның уй-хисләрен сизгер йөрәге белән нечкә тоеп, шуларны җанлы тасвирлап үзенең яшь укучылары күңеленә җиткерә. Шагыйрь иҗатында балаларның фантазияләрен баета, мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтә торган сәхнә уеннары, төрле шигъри башваткычлар, табышмаклар, сөйләм телен үстерүгә ярдәм итә торган телшомарткычлар үзенә аерым бер урын алып тора.

Ул «Сакчы күркә», «Иң гадел дус», «Бәхет чишмәсе», «Канатлы куян», «Ничек тизрәк үсәсе» кебек китаплары белән татар балалар әдәбиятында иң актив эшләүче әдипләрнең берсе булып танылды.

Кичә барышында шагыйрьнең шигырьләре, табышмаклары укылды.