Камско-Полянская детская библиотека - филиал № 46

Ак калфаклы сандугач

Китапханәбездә күренекле татар композиторы Сара Садыкованың 110-еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә үтте. “Атаклы композиторыбыз Сара Садыкованың тормышы һәм иҗат юлы халкына, аның музыка сәнгатенә багышланган фидаи гомер булып үтте. Аның халкын сөйгән газиз җаны, йөрәге, тоташ янып көл булганчы, сихри моңнар сибеп яшәде”- дип яза М.Әхмәтҗанов. Әйе, халкыбыз яшәгәндә - моң яшәр, моң яшәгәндә йөрәк түребездә Сара апа Садыкова да яшәр. Кичәбез презентация белән беррәттән барды, аның көенә язылган җырлар башкарылды. Азакта китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.