Кулмаксинская сельская библиотека - филиал № 42

Колмакчы авыл халкының көтеп алган, "әдәби десант"проекты буенча республика күләмендә эшләп килүче "Кама таңнары" әдәби берләшмәсенең бертөркем язучылар утырган әдәби корабы 19 май көнне бездә тукталды.

Колмакчы авыл халкының көтеп алган, "әдәби десант"проекты буенча республика күләмендә эшләп килүче "Кама таңнары" әдәби берләшмәсенең бертөркем язучылар утырган әдәби корабы 19 май көнне бездә тукталды.

Үзләренең дәртле чыгышлары, сихри шигырь юллары, моңлы җырлары белән авыл халкын чын мәгънәсендә ял иттерә белүче бу корабның барлык пассажирларына да авыл халкы исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез!

Очрашу Рәсимә Набиуллинаның "Кама таңнары" әдәби берләшмәсе язучылары белән таныштырудан һәм узенең дәртле шигырьләреннән башланып китте. Шулай ук очрашуда Н.Тукмачев, А.Усачева, Н.Гаптуллин, В.Камалов, Р.Габбасова, И.Галиуллина, А.Сибгатуллина үзләренең иҗат җимешләре белән сөендерделәр.

Елантово авыл җирлеге җитәкчесе В.А.Лебедев очрашуга килеп, язучыларга булган җылы хисләрен җиткерде.

Очрашуны бер тында алып баручы Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Әнфисә Фәйзетдинова һәм китапханәче Алсу Вәлиуллина җырлары белән очрашуны бизәп, тагын да күркәм иттеләр.

Кичә барышында "Белик дуслар чишмә кадерен" шигырь бәйгесендә катнашкан язучыларыбызга дипломнар, номинацияләр буенча грамоталар тапшырылды.