Городская библиотека семейного чтения - филиал № 4

Без - Тукайлы халык

Татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайны онытмый. Ел саен 26 апрельдә аның туган көнен билгеләп үтә.

86 нчы номерлы балалар бакчасы нәниләре өчен, китапханәдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 138 еллыгына багышланган әдәби иртәсе узды.

Балалар шагыйрьнең авыр балачагы, аның тормышы турында белделәр. Аның туган тел, гади халык тормышы темасына кагылган шигырьләрен тыңладылар.  Чара барышында балалар Габдулла Тукай әкиятләре буенча викторина сорауларына җавап бирделәр.

Г.Тукай үзенең иҗат җимешләре аша хезмәтне, табигатьне, кешеләрне яратырга,гадел, мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Ә сабыйларыбызның аның әсәрләрен белүләре, кызыксынулары, татарча матур итеп сөйләүләре безнең - китапханәчеләрнең күңелендә горурлык һәм якты хис уята.