Городская детская библиотека - филиал № 38

Ак Барс кайда яши

Китапханәбезгә әдәби сәяхәткә килгән СОШ 21 мәктәпнең 3а сыйныф укучылары шушы сорауга җавап таптылар. Чарабыз 7нче февраль — Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көненә багышланган иде. 

Гербның һәрбер элементы тирән мәгънәгә ия һәм ныклыкны, какшамас бердәмлекне, яңарыш көчен гәүдәләндерә.

Милли бизәк белән каймаланган һәм өч алтын түгәрәк белән әйләндереп алынган кызыл кояш уртасына горур сакчыбыз — Канатлы Барс урнаштырылган. 

Менә инде ул өч дистәдән артык ел безнең Татарстан гербында «яши». 

«Ак Барс кайда яши» дип аталган интерактив мавыктыргыч китап аша балалар туган як табигатенә сәяхәт кылдылар. Китапта бирелгән биремнәрне үтәделәр. 

Төп геройлар Зөләйха һәм Роман белән явыз көчләрне җиңеп, Саклаучыбызны коткаралар. Яхшылыкның могҗизалар тудыра алуына инаналар. Соңыннан махсус программа ярдәмендә туган ягыбызның әкияти табигатен «җанландырып» та күрсәттек.