Городская детская библиотека - филиал № 38

Милли йөзек кашы — театр

Г. Камал – татар милли театрын үстерү эшенә зур көч куйган шәхес.

Быел Галиәсгар Камалның тууына 145 ел тулу уңаеннан «Милли йөзек кашы — театр» дип исемләнгән сәнгать сәгате узды. Чарада 7нче мәктәпнең 5а сыйныф укучылары катнашты.

Галиәсгар Галиәкбәр улы Камалетдинов—татар халкының егерменче йөз башы татар мәдәнияте һәм сәнгате тарихында зур урын алып торган әдипләрнең берсе.

 Ул – «татар драма әдәбиятының зур хезмәтчесе, атасы һәм татар артистларының якын ярдәмчесе» дип бәяләнә. 

Хәзер исә Казанда урнашкан Татар дәүләт академия драма театры Галиәсгар Камал исемен йөртә.

Балалар танылган драматургның иҗаты, тормыш юлы белән таныштылар. 

«Беренче театр» комедиясеннән өзек карадылар. Вәли белән Бибинең сөйләшү барышын сәхнәләштереп күрсәттеләр. Әйтергә кирәк, бик оста башкарды балалар.

Шул комедиядәге геройлар — Вәли һәм Гафифәнең беренче тапкыр ничек итеп театрга барырга әзерләнүләрен, күлмәк сайлау өлешен китаптан укыдык. Соңыннан балалар үзләре дә камзул, калфак, түбәтәй һәм яулыкны рәхәтләнеп киеп карадылар. 

Артистларга сөйләм телләрен үстерү өчен файдалы булган күнекмә: тизәйткечләрне дә әйттеләр.