Городская детская библиотека - филиал № 38

Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел

21нче февраль — халыкара туган телләр көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан «Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел» дип исемләнгән «Әйе, юк» уены узды. Чарада МБОУ"СОШ 21"НМР РТ мәктәпнең 4Д сыйныф укучылары катнашты. Яраткан язучыбыз Фәнис Яруллинның шундый сүзләре бар: «Тел - халык күңеленең кыңгыравы.  Ә кыңгырау кагылмасаң чыңламый». Кыңгырау гел чыңлап торсын өчен, тел югалмасын өчен үз телеңдә сөйләшергә кирәк. Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Ләкин һәркемнең дә туган теле бер генә. Шуңа күрә һәр милләт кешесе үз телен яратырга һәм башка милләтләрнең теленә хөрмәт белән карарга тиеш. 

Бүгенге чарада балалар телләргә кагылышлы сорауларга «Әйе, юк» уенында, «Дуслык» викторинасында җавап бирделәр. 

«Парын тап» уенында карточкалар ярдәмендә һәр милләтнең үз бизәген табарга һәм карточкалар артында язылган мәкальне укырга кирәк иде. Һәр парны дөрес итеп тапкан очракта гына дөрес мәкальне укый алдылар. 

Телебезне бизәүче телбизәк сүзләребез — мәкаль-әйтемнәрне бирелгән рәсемнән таптылар. Халык мәкальләрендә күп буыннарның зирәклеге, дуслыкка мөнәсәбәт, кыюлык, үткен теле тупланган. 

Мондый чаралар телебезне саклау, ярату һәм хөрмәт итү мөһимлеген искә төшерү максатында кирәк.