Городская детская библиотека - филиал № 38

Ялкынлы яшьлек

Балалар һәм яшүсмерләрне нәрсә борчуын, кызыксындыруын белеп торучы һәм алар белән бер адымда баручы «Ялкын» журналының бер гасырлык тарихы бар.
Журналның төп геройлары —яшьләр. Алар Татарстаныбызның төрле төбәкләрендә яшәп, төрле өлкәләрдә уңышларга ирешкән сәләтле яшьләр.
Бүген МБОУ "СОШ 7" НМР РТ мәктәпнең 5В сыйныф укучылары белән «Ялкынлы яшьлек» дип аталган яшьләр тукталышы узды.
«Ялкын» журналының беренче саны Мәскәүдә 1924 елның 20 мартында «Кечкенә иптәшләр» атамасы белән басыла. Әлеге журналның оешуына һәм чыгуына төп сәбәбче — Муса Җәлил.
Үз гомерендә берничә тапкыр исеме үзгәрә.
Элек чыккан журналларда нинди темаларга кагылышлы мәкаләләр урын алган, хәзер нинди темаларга өстенлек бирелә — балалар шул турыда белделәр.
Соңыннан бик кызыксынып кроссворд чишүдә катнаштылар.