Городская детская библиотека - филиал № 38

Роберт Миңнуллинн

Китапханәчеләр 49-нче балалар бакчасында кунакта булдылар.
Балалар өчен Роберт Миңнуллинның тууының 75-еллыгына багышланган "Шигырь - ул тылсым" дип аталган шигьри тәнәфес узды. Балалар танылган шагыйрьнең иҗаты белән таныштылар: балалар, хайваннар турында булган кызык шигырьләрен тыңладылар. Балаларга аеруча Роберт абыйларының әкиятләре, табышмаклары ошады.
Балалар рәхәтләнеп саф һавада зарядка ясадылар, уйнадылар. Р. Миңнуллин сүзләренә язылган "Яратыгыз" җырына биеделәр.