Городская детская библиотека - филиал № 38

Урман әкиятләре

Җәй иң күңелле, иң матур ел фасылы. Яңа дуслар табу өчен дә менә дигән вакыт. Китап та якын дус була ала.
49 нчы балалар бакчасы нәниләре бүген күп дуслар тапты. Шундый матур кояшлы җәйге иртәдә нәниләребез янына китаплар кунакка килде.
Балаларга очрашу бик ошады, чөнки алар яңа, таныш булмаган китаплар дөньясын кызыксынып карадылар, таныш китап геройларын күреп шатландылар. Аудио тавышлы китаплар белән таныштылар. Китапханәче укуында А. Дорофеевның «Урман әкиятләре» китабыннан өзек тыңладылар.
Соңыннан Салаватиклар төркеменә кушылып биеп тә алдылар. Очрашу тагын да матур тәэсирләргә бай булсын, истәлекле булсын өчен җәйне аппликация ярдәмендә рәсемдә сурәтләделәр.