Городская детская библиотека - филиал № 38

Әйдәгез, дуслашыйк

Ә инде автор үз куллары белән яхшы теләкләр язып калдырган култамгалы китапларны да күрсәткәч, кызыксыну тагын да арта төште. Сүзебез күренекле татар язучысы, шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Факил Сафин турында бара. Аның 2нче январьда 70 яшьлек юбилее булды.
Шул уңайдан, бүген 7нче мәктәпнең 1в сыйныф укучылары өчен «Әйдәгез, дуслашыйк» дип исемләнгән әдәби танышу булды.
Балалар Факил абыйларының күпкырлы талантлы шәхес икәнлеген белделәр, берсеннән-берсе матур китаплары белән таныштылар.
Шигырьләр белән танышу вакытында уен формасын да кертеп җибәрү, авторны ныграк истә калдырырга булыша.
Моның өчен безгә Факил абыйның «Әйдәгез, дуслашыйк» китабында бирелгән шигъри календарь ярдәмгә килде. Барлык балалар да бик теләп катнашты.
Факил абыйга сәламәтлек, алга таба да иҗат уңышлары телибез.