Городская детская библиотека - филиал № 38

Көмеш кыңгырау

19 май - Татарстан матбугаты көне.
1905 елда, нәкъ менә шул көнне Санкт -Петербург шәһәрендә татар телендә "Нур" газетасының беренче саны дөнья күрә.
Шул бәйрәм уңаеннан hәм "Көмеш кыңгырау" газетасының нәшер ителүнә 30-ел булуга багышланган чара узды.
7-нче мәктәпнең 4 "В" сыйныф укучылары "Көмеш кыңгырау" газетасы битләрендә сәяхәт ясадылар.
Балалар гәҗитнең сәхифәләре белән таныштылар, үзләре дә мәкалә язып карадылар.
"Көмеш кыңгырау"да бастырылган балалар язган шигырьләрне, хикәяләрне hәм әкиятләрне тыңлагач, укучыларда кызыксыну хисе туды.
Саләтле балалар үзләре уйлап чыгарган әкиятләрне сөйләделәр.